

Кобра ягъни күзлекле еланның никадәр куркыныч булуы билгеле. Һиндстанда күзлекле елан белән тар сукмакта хәтта кара дошманнарының очрашуын теләмиләр. Кобраның бер тешләве үлемгә китерә ала. Куркыныч дигән начар даны булган әлеге елан Һиндстанның бер авылына килеп, ярдәм сорап, кешеләрне шаккатырган: 5 метрлы елан үзен агрессив тотмаган. Ул үзен кешеләрдән нәрсәдер көткән сыман тоткан: үзенә игътибар җәлеп иткән һәм башын күтәреп чайкый башлаган.
Ул чакта илдә корылык хөкем иткән: атналар буена яңгыр яумаган. Кешеләр аның ни теләвен чамалап ала. Бер кеше еланның койрыгына басып тора, икенчесе су эчерә. Бәхетсез кобра шулкадәр сусаган булган ки, ул суны турыдан шешәдән эчә. Сусынын кандыргач, тыныч кына үлән арасына кереп югалган.
Гадәти булмаган бу вакыйганы шаһитлар видеога төшергән, соңрак видео социаль челтәрләр аша таралган. Сусаудан үлеп баручы күзлекле еланның үзенең табигый инстинктларына каршы килеп, кешеләрдән ярдәм соравы барча кешене тетрәндергән.
Әлеге вакыйга еланнарга карата булган урыннардагы йолаларга тәсир иткән. Җирле кешеләр корылык вакытында гомерләре куркыныч астында калган ерткычларга кызганыбрак карый башлаган. Үлеп баручы кобрага ярдәм күрсәткән кыю кешеләрнең гамәлләре һәр тере җанны изалаган сусызлык мәсьәләсенә игътибарны көчәйткән. Вакыйга гомер өчен куркыныч туганда ерткычларның да зарарсызга әйләнүен, изгелек белән кызгануның курку һәм аңлаешсызлыкны җиңә алуын күрсәтә.
Әмма шулай да бу гадәттән тыш хәл, шуңа күрә агулы еланнарның куркыныч тудыруын истән чыгарырга ярамый. Алардан ераграк торуың хәерлерәк.
Фото: YouTube