

Быел ноябрь башында Русиядә мискантус дип аталган яңа экзотик культура үстерә башлаганнар. Галимнәр белдерүенчә, әлеге күпъеллык камыш үсемлеге урманнарга караганда атмосферага күбрәк кислород бүлеп чыгара. Аны брикетларга эшкәртеп ягулык урынына файдаланган очракта ул үзеннән соң углерод эзләрен калдырмый ди. Русиядә үсемлекне целлюлозага эшкәртү предприятиеләре булдыру планы туган. Әлегә Мәскәү өлкәсендә тәҗрибә участогы чәчелгән. Шундый ук заводларны Новосибирск һәм Калиниград өлкәләрендә дә ачу планлаштырылган. Бу үсемлеккә зур өметләр баглануга карамастан, экспертлар мискантус табигатьтә киң тарала калса, экологиягә зыян салуы мөмкин дип саный.
Чынлап та зыянлымы икән? Баксаң, мискантус - күпъеллык үсемлек, ул 20 елдан күбрәк яши ала. Тиз үсүе җитештерү өчен яхшы булса, башка культураларны кысып чыгара алуы белән экологик системага куркыныч сала. Тиз үсә, димәк, аның тамырлары да үзе сыман көчле булачак һәм ул торган саен күбрәк җирләрне басачак, дип кисәтә белгечләр.
Шунысы яхшы, культура әлегә таралмаган, аның турында белгечләр генә белә. Алар ник хафалана дигәндә, Русиянең балтырган белән тискәре тәҗрибәсе бар. 1950 нче елларда сугыш җимергән икътисадны тизрәк аякка бастыру мәсьәләсе торганда, терлек өчен арзанлы азык табу кирәк була. Ул чакта мәсьәләне Сосновский балтырганы белән чишүдә күрәләр. Әмма өметләр акланмый, балтырган куркыныч үсемлек булып чыга. Аны ашаган сыерларның сөте әче була, ә балтырган елдан-ел ныграк тарала башлый. 2023 елда гына 10 мең гектарга якын чәчүлек җирен Сосновский балтырганы басып алган. Ул теләсә нинди климатка яраклаша ала, аны хәтта Төньяк Боз океанында да тапканнар. Аның тамырын корытуга ел саен миллионнарча сум сарыф ителә, ләкин тырышлыклар җилгә оча. Бер балтырган 20 дән алып 100 меңгә кадәр орлык чәчә. Экспертлар мискантус та шундый ук проблема тудырмагае дип кисәтәләр.
Фото:pokayadoma.ru