Болар кызыклы!
17 ноябрь 2023, 05:02

Кыска кызыклар

Миллионлаган кеше үлемсезлек турында хыяллана. Әмма шул ук вакытта алар җомга кич ничек вакыт үткәрергә белми...

Кыска кызыкларКыска кызыклар
Кыска кызыклар

Кемдер эштә арый, кемдер эштән арый...

**

Вуз ректоры итеп элекке зоопарк хуҗасын тәгаенләгәч, “койрыклы” студентларның тормышы бераз җиңеләйде.

**

-Җылыткыч алдыңмы?

-Әйе, өч шешә.

**

Депуптат авызыннан. Күпләр бүгенге хезмәт хакына кичәгедән азрак алып була дип зарлана. Ә бит иртәгәгә караганда күбрәк дип сөенергә кирәк.

**

Миллионлаган кеше үлемсезлек турында хыяллана. Әмма шул ук вакытта алар шимбә кич ничек вакыт үткәрергә белми.

**

-Кызыңа ничә яшь инде синең?

-Быел мәктәпкә бара.

-Гомер дигәнең сизелми дә үтә шул...

-Син уйлаганнан да тизрәк үтә әле ул. Кызым укытучы булып эшкә бара.

**

-Әгәр мине тагын бер үпсәң, мин мәңгелеккә синеке булачакмын!

-Аңладым. Кисәтүең өчен рәхмәт!

**

Хатыны – иренә:

-Сөеклем, без яңгырдан ышыкланып торганда имән янында танышкан идек, хәтерлисеңме?

-Әйе.

-Шул имәнне быел яшен суккан.

-Шул кирәк аңа!

**

Ике ахирәт сөйләшә.

-Синең сабыеңны күрергә кайчан килим икән?

-Төнге өчләрдә. Шул вакытта аның кәефе иң шәп чак!

**

Фото: ofigeno.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас