

Урындагы басмалар агымдагы атнаның сишәмбесендә термометр баганаларының 58,5 градуска кадәр күтәрелүен хәбәр иткән. Бу кадәр югары һава температурасын җирле метеохезмәтләр моңарчы бер тапкыр да теркәмәгән булган. Аңа кадәрге рекорд: былтыр шушы ук Рио-де-Жанейрода эсселек 58 градуска кадәр җиткән.
Илнең 15 төбәгендә гадәттән тыш хәлнең иң югары дәрәҗәсе игълан ителгән. Кондиционерларның тулы көчкә эшләве аркасында тагын да бер рекорд (энергия куллану буенча) куелган.
Бөтендөнья метеорология хезмәте тарихта иң эссе көнне 1913 елның 10 июлендә АКШның Фернес-Крике шәһәрендә (+56,7 градус) теркәгән.
1931 елның 7 июлендә Туниста эсселек 55 градуска җиткән, Кувейтта исә 2016 елның 20 июлендә градусниклар 55 градус күрсәткән.
Русиягә килгәндә, 2010 елның 12 июлендә Калмыкиянең Утта метеостанциясендә +45,4 градус теркәлгән.
Фото:bangkokbook.ru