Болар кызыклы!
17 ноябрь 2023, 08:00

Алтын унитаз кайда?

Күргәзмәгә килгән һәр кеше аның белән 3 минутка "очраша" алган.

Алтын унитаз кайда?Алтын унитаз кайда?
Алтын унитаз кайда?

Бөек Британиянең Бленхейм сараеннан алтын унитазны урлаган кешеләрне тапканнар һәм 28 ноябрьдә аларга суд булачак.
Бленхейм сараенда Британия премьер-министры Уинстон Черчилль туган. Алтын унитаз сарайның сәнгать әсәрләренең бер өлеше булган. 2019 елда урланган экспонатның бәясе 6 млн. доллар күләмендә бәяләнә. Аның авторы Италия рәссамы Маурицио Каттелана үзенең әсәрен черек байларның кыланышларына карата әче сатира буларак уйлап чыгарган.
Бөек Британиянең Король прокурор хезмәте алтын унитаз урлауда гаепле саналган 25 - 39 яшьләрдәге 4 ир-егетка карата җинаять эше кузгаткан.
Әйткәндәй, урлануга кадәр алтын унитаз тиешенчә эшләгән. Күргәзмәгә килгән һәр кеше аның белән 3 минутка "очраша" алган. Унитаз су үткәрү торбаларына тоташтырылган булган һәм җинаятьчеләр аны урлаганда канализация системасын җимергәннәр. XVIII гасырда төзелгән бинага зур зыян килгән, хәтта су баскан. Сарай бөтендөнья мирасы буларак, ЮНЕСКО тарафыннан саклана.
Шунысы көлке, бәлки кызганычтыр, җинаятьчеләр табылган, алтын унитаз - юк. Мөгаен, җинаятьчеләр дүрт ел эчендә аны турап, сатып бетергәннәрдер инде...

Фото: AP

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас