

Яңа ел бәйрәме көннәрендә Кыш Бабай булып эшләргә теләүче русиялеләргә 35 меңнән алып 150 мең сум эш хакы тәкъдим ителә. Бу хакта "Зарплата. ру" тикшеренү үзәге бәян итә.
Хезмәт хакы эшләгән эш сменалары санына бәйле булачак. Мәсәлән, Новосибирскида Кыш Бабай 150 мең сумга кадәр акча эшли алачак. Мәскәүдә 16 декабрьдән алып 9 гыйнварга кадәр эшләгән Кыш бабайларның эш хакы 100 мең сумнан башлана. Уфада исә Кыш бабайлар 22 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр 70 мең сумга кадәр эшли дип атала.
Бәйрәм уңаеннан башка һөнәр ияләренең дә мул гына акча эшләү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, боз кисеп фигуралар ясаучыга 150 мең сумга кадәр эш хакы түләнә. Тик моның өчен кандидат рәссам осталыгына һәм белеменә ия булырга тиеш.
Шулай ук спорт ареналары өчен боз ясаучы белгеч вакансиясе дә актуальләшә. Белгеч ярышлар һәм тренировка уеннары өчен боз әзерләргә тиеш. Аңа, ягъни боз ясау комбайнында эшләүчегә, аена 75 мең сумга кадәр эш хакы түләнә икән. Шулай ук бу мәлләрдә шугалакларда администратор булырга алынучылар түгәрәк кенә эш хакына - 45 мең сумга кадәр - ия була ала. Администратор касса белән эшли, тимераяклар бирә, отчетлар төзи.
Кышкы күңел ачу чараларында әкият геройлары булып эшләргә алынучыларның 40 мең сумга кадәр акча эшләү мөмкинлекләре бар.
Фото:novostivolgograda.ru