Болар кызыклы!
10 ноябрь 2023, 05:43

Көз, чын көз бу...

Һава торышыннан ниләр көтәргә?

Көз, чын көз бу...Көз, чын көз бу...
Көз, чын көз бу...

Һава торышыннан ниләр көтәргә?

 

Быелгы көз безне җылы яңгырлары, кояшлы көннәре белән озак иркәләде.  Мондый якты ноябрь күптән булган идеме?

Инде “көз – кияүләр холкы” дигәнгә якыная бугай, һава торышы бозылмакчы. Бу хакта синоптиклар хәбәр итә.

Бүген, ягъни җомга көнне, көндез дә, урыны белән көчле, яңгырлар көтелә.

Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын исә. Аерым районнарда көчәя. Һава температурасы  +2, +7°.

Шимбә, 11 ноябрьдә,  бераз яңгыр явачак.  Көнчыгыш районнарда карлы-яңгыр көтелә.

Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан, аерым районнарда көндез көчле җил исүе көтелә.

Термометр баганалары көндез һәм төнлә 0, +5° күрсәтер.

Якшәмбедә, ягъни, 12 ноябрьдә, урыны белән яңгыр, карлы-яңгыр көтелә.

 Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан  талгын. Һава температурасы төнлә  -3, +2°, көндез 0, +5°.

Фото: ru.pinterest.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас