Болар кызыклы!
10 ноябрь 2023, 11:08

Өч яңа мәгарә табылган

Башкортстан табигатенең без белмәгән серләре күп әле. 

https://www.rgo.ruhttps://www.rgo.ru
https://www.rgo.ru

Иглин районында яңа өч мәгарә ачылган. 46 метрлысына – “Блохин”, 18 метрлысына – “Капкан”, 88 метрлысына “РО-ТО-Ле” атамалары бирелгән. Бу хакта Рус география җәмгыятенең төбәк бүлегеннән хәбәр итәләр.

Әлеге оешманың Иглин бүлеге әгъзалары “ГИПС” клубы спелеологлары (табигый җир асты мәгарәләрен өйрәнүчеләр) белән яңа мәгарәләрне тикшергәннәр. Экспедициядә катнашучылар әлеге мәгарәләрне тулысынча тасвирлаган һәм аларның топографик планын төзегән. Аннары, рәсми таныклык алып, мәгарәләрне Башкортстан республикасының спелеология һәм спелеологик туризм федерациясендә теркәгән.

Әйткәндәй, моңа кадәр Кургазак чыганагында яңа су асты мәгарәсе табылган иде. Аны ачыкларга карп балыкларының декоратив төре ярдәм иткән. Эш болай була: шифаханә хезмәткәрләре әлеге балыкларны суга җибәрә. Әмма карплар юкка чыга. Шуннан хезмәткәрләр, чыганак төбен тикшерүләрен сорап, Рус география җәмгыятенә мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, су астында яңа мәгарә табыла.

Башкортстан табигате без белмәгән серләргә бай, күрәсең. Бәлки, сезнең якларда да ачылмаган мәгарәләр бардыр?

 

 

https://www.rgo.ru
https://www.rgo.ru
https://www.rgo.ru
https://www.rgo.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас