Болар кызыклы!
9 ноябрь 2023, 13:28

Инде хәзер ял итәргә өйрәтәләр

Япониядә беренче тапкыр 107 кеше катнашлыгында бернәрсәэшләмәү турниры үткән.

Инде хәзер ял итәргә өйрәтәләрИнде хәзер ял итәргә өйрәтәләр
Инде хәзер ял итәргә өйрәтәләр
Токионың Тораномон эшлекле кварталында үткән ярышта катнашучылар 90 минут эчендә берни эшләмәскә һәм йокламаска тиеш булган. Турнир кагыйдәләренә ярашлы, аларга смартфон файдалану, уку, сөйләшү һәм хәтта сәгатькә карау да тыелган.
Ярышта катнашучыларга 4 төсле карточка таратканнар. Кызыл карточканы күрсәткәч алар каткан мускулларына - тиз массаж, зәңгәре - су, сарысы - җылы плед, карасы буенча бәдрәфкә барырга, йә медицина ярдәме алганнар.
Җиңүчене, фигуралы шуудагы сыман, бәяләмәнең ике шкаласы буенча билгеләгәннәр. Судьялар ял итү (расслабление) һәм артистлык техникаларын аерым-аерым бәяләгән. Ярышта катнашучыларның никадәр ял итүләрен аңлар өчен аларның 15 минут саен йөрәк тибешен үлчәгәннәр. Артистизмны йөз мимикасыннан чыгып бәяләгәннәр.
Ярышта үсмерләрдән алып 60 яшькә кадәр япон катнашкан. Тормыштан ял итә белүдә төрле һөнәр ияләре, мәсәлән, укытучылар, табиблар, редакторлар, студентлар, җырчылар, дрон пилотлары һ.б.  катнашкан. Ярыш нәтиҗәләре буенча дөнья буйлап гастрольдә йөрүче биючеләр триосы җиңеп чыккан.
2014 елда бернәрсәэшләмәү турниры Көньяк Кореядә оештырылган булган. Берничә ай элек Черногориядә шундый ук чемпионат үткәрелгән. Анда ике ай буена берниэшләмичәятыптору буенча ярышканнар.
Мондый ярышлар оештырылуының төбендә җитди сәбәпләр ята - бүген дөньяда пассив ялга карата кире караш яши, бу бигрәк тә Көнчыгыш илләрендә киң таралган. Билгеле булуынча, азиатлар эшкә шулкадәр тирән чумганнар ки, алар хәтта  хезмәт урынында үлеп китәләр, йә булмаса нерв авыруларына дучар булалар. Шуңа да илләрдә әлеге проблеманы чишү буенча төрле чаралар уйлап табалар.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас