

Әнә Шри-Ланкада эш хаклары кагыйдәләре үзгәрү сәбәпле сихерчеләр үз забастовкаларын оештырган.
Ил көньягындагы зур булмаган утрауда урнашкан Синигаме Девале храмы сихерчеләре ярдәм сорап килүчеләрнең дошманнарына каһәрләр яудыралар ди. Тәүбә!!
Алар үзләренең җимергеч ходайлары Деволга табыналар. Ул бу сихергә ышанганнарга - өмет, ә аларның дошманнарына җәза бирә дип санала икән. Храмда хезмәт итүчеләрнең төп бурычларының берсе - көн саен үткәргән йолаларында кул тегермәнендә уттай әче борыч ваклау һәм Девол каршына илтү.
Храмда барлыгы 10 сихерче эшли. Моңа кадәр алар үтенеч белән килүчеләр биргән бүләкләрне, акча һәм кыйммәтле әйберләрне үзара бүлешкән. Ләкин учреждение хакимияте үзенең яңа кагыйдәләрен урнаштырган. Шуңа ярашлы хәзер сихерчеләр хәернең 30 процентын гына ала алачак. Бу хакта белгәч сихерчеләр ходайларыннан ярдәм сораганнар. Храмның вакытлы администраторы Сарат Ханди забастовка зарурлыгы юк, чөнки шаманнар барыбер дә аена 1,5 мең доллар (140 мең сумга якын) акча эшличәк, бу исә дәүләт секторы хезмәтчәннәренең эш хакыннан ун тапкырга күбрәк дигән.
Шри-Ланкада җирле будда руханилары 330 миллион ходайларыннан ярдәм сорый. Девол исә Шри-Ланкадага популяр ходайларының берсеннән санала: Синигаме Девале храмына көн саен мең ярымга кадәр кеше килә дип хәбәр ителә.
Фото:Ouassima Issrae / Unsplash