Болар кызыклы!
3 ноябрь 2023, 08:39

Менделеев таблицасына кертелмичә, онытылып калган яңа элемент ачылган.

Үзенчәлекләре бик сыйфатлы, сыйфатлары бик үзенчәлекле.

Менделеев таблицасына кертелмичә, онытылып калган яңа элемент ачылган.Менделеев таблицасына кертелмичә, онытылып калган яңа элемент ачылган.
Менделеев таблицасына кертелмичә, онытылып калган яңа элемент ачылган.

Үзенчәлекләре  бик сыйфатлы, сыйфатлары бик үзенчәлекле.

 

Элемент: 115.

Исеме: Хатын-кыз.

Беренче ачучысы: АдАм.

Атом массасы: 60 кг; 40 тан 250 гә кадәр изотиплары да очрый.


Таралышы: Теләсә кайда.

Физик үзлекләре: билгеле бер тәртиптә
тәэсир итсәң, эреп төшә.

Үзеннән-үзе кайнап чыгарга һәм суынырга
сәләтле.

 Еллар узган саен юанаю коэффициенты арта.

Химик үзлекләре: көмеш, алтын, агалтын һәм башка кыйммәтле металлар белән яхшы реакциягә керә. Көтмәгәндә шартлау куркынычы бар.

Активлыгы сәгатькә карап.

Кулланылышы: декоратив максатларда, аеруча спорт машиналарын рекламалаганда еш кулланыла.

Бер дигән юу, агарту чарасы.

Ял итәргә һәм стресстан арынырга булыша.


Реакциясе: үзеннән сыйфатлырагы белән очрашса, яшел төскә керү ихтималы бар.

Саклык чаралары: тәҗрибәсе булмаган кулга эләксә, аеруча зур куркыныч тудыра.

Бердән артыкка ия булу тыела.

 Бердән күбрәк элементыгыз булса, аларны очраштырмау ягын карагыз. Югыйсә, реакциягә керүләре ихтимал.

 

Фото: tr.pinterest.com

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас