

Австралиядә Сахарок исемле бәрән, фермадан качканнан соң, 5 ел буена Австралиядән ерак булмаган Виктория шәһәре янындагы табигать паркында кыргый шартларда кенгерәләр янында яшәгән.
Сахарокны гаҗәпләнгән туристлар да күп тапкырлар күргән. Ә менә Мельбурн су каналында эшләүче Джорджия Дункан хайванга ярдәмгә килгән. Ул хайваннар приютында эшләүчеләр белән сарыкны коткару операциясен оештырган. Ниһаять, тотып, приютка алып кайтуга ирешкәннәр.
Биш ел эчендә Сахарок йонына күмелгән. Приютка алып кайткач та иң беренче эш итеп аны калын йоныннан арындырганнар. Бу эшне һөнәри сарык кыркучы башкарган.Ул 12,6 килограмм йон кырыккан.
Әйткәндәй, Сахарокны Джорджия үзенә алырга карар иткән.
Фото:marchelache.com