Болар кызыклы!
3 ноябрь 2023, 09:29

Күз күрүен яхшыртучы ысул табылган

34тән 70 яшькә кадәрле 20 сәламәт ир-егет һәм хатын-кыз катнашлыгында үткәрелгән тәҗрибә моның өчен 3 минут вакыт җитүен күрсәткән.

Күз күрүен яхшыртучы ысул табылганКүз күрүен яхшыртучы ысул табылган
Күз күрүен яхшыртучы ысул табылган

Галимнәр күз күрүен яхшырту өчен гади ысул тәкъдим итә. Моның өчен атнасына бер тапкыр иртән 3 минут дәвамында куе кызыл төскә карарга кирәк дип раслый алар.
Профессор Глен Джеффри үзенең коллегалары белән күзнең челтәр катламына (сетчатка) кызыл төс белән 3 минут дәвамында тәэсир итү митохондриянең күзәнәк-рецепторларын энергиягә баетуын ачыклаган. Бу яшь баруга бәйле начарлана баручы күз күрүен энергиягә баета икән.
Тикшерү барышында Джеффри һәм аның командасы куе кызыл төсне тәүлекнең кайсы вакытында куллану мөһимлеген дә ачыклаган. 34тән 70 яшькә кадәрле 20 сәламәт ир-егет һәм хатын-кыз катнашлыгында үткәрелгән тәҗрибә моның өчен 3 минут вакыт җитүен күрсәткән. Шул ук вакытта иртәнге 8 - 9 сәгать арасында кызыл утка караган очракта күз күрүе, уртача алганда, 17 процентка яхшыра икән. Тотрыклы яхшы нәтиҗә атна дәвамында саклана, шуңа күрә фоторецепторлар митохондриясенә атнага бер тапкырдан күбрәк энергия җыюның кирәге юк дип раслана.
Галимнәр үз тәҗрибәләрендә диодлы фонарь кулланган. Алар бу җәһәттән махсус прибор җитештерү мөһимлеге турында уртак фикергә килгән. Шуңа да алар якын киләчәктә 670 нанометр озынлыгындагы дулкыннарда куе-кызыл төсне чагылдыручы һәм теләгән кеше сатып ала алырлык махсус офтальмология җайланмасын җитештерергә исәпли.
"Бу технология гади һәм куркынычсыз, чөнки мондый озынлыктагы дулкындагы ут яктысы көндезге табигый яктылыктан чак кына артыграк. Якын киләчәктә иртәнге чәйне эчкәндә яисә эшкә барганда мондый прибор ярдәмендә күз күрүегезне яхшырта алачаксыз", - дип өметләндерә галим күз күрүе начараюдан җәфаланучыларны.

Фото:zhiznteatr.mirtesen.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас