

Юкәдәме чикләвек...
Балан орлыгыннан ясалган “каһвә” эчеп караганыгыз бармы, дуслар? Минем юк. Ә менә аның тәмен белүчеләр бар икән. Безгә дә киңәш итәләр.
Сутын чыгарган вакытта аерып алынган балан орлыкларын юып, киптереп, куе соры төскә кергәнче духовкада кыздырып, каһвә тарткычта он кебек булганчы ваклатабыз. Каһвә кебек кайнатып эчәбез. Менә шул. Ясап карыйбызмы? Тәме ничек икән. Чынлап та, балан җимешләре каһвәгә охшап тора бит...
Ясап карасагыз, фикер уртаклашыгыз, ярыймы. Ә мин булдыра алмыйм. Бездә быел балан уңмады. Булганын кошларга калдырдык. Менә шундый хәлләр.
Фото: about-tea.ru