Болар кызыклы!
31 Октября 2023, 12:00

Татар - казах туе ничек үтә?

 Туташның йөрәге Нурбол атлы казах егетен үз иткән.

Татар - казах туе ничек үтә?Татар - казах туе ничек үтә?
Татар - казах туе ничек үтә?

 Туташның йөрәге Нурбол атлы казах егетен үз иткән.

Туй. Ике яшь йөрәкнең кушылуы хөрмәтенә уздырылучы иң зур тантана. Шатлык, мәшәкатьләр, зур чыгымнар белән уздырылучы гаилә бәйрәме. Зур тормыш юлына алып чыгучы шатлыклы көн. Еллар узган саен, туйлар туйлау үзгәреш кичерә. Соңгы вакытта бу бәйрәм театрлаштырылган тамашаны хәтерләтә. Тауга карап, тау булып булмавын аңламаган күп яшьләр, башкалардан калышмас өчен, муеннан бурычка батып булса да, зурдан кубып туй үткәрергә тырыша. Гомердә бер буласы бәйрәм дип планлаштырыла бит инде ул. Әмма арытаба кредит түли-түли (аңа ипотекасы, башка чыгымнары өстәлә), еш кына шул бурычлар нигезендә тавыш-гауга чыгып, кредит түләнеп беткәнче яшь пар аерылышып та куйган очраклар күп, кызганычка каршы. Туйны планлаштырганда гаилә коруның төп бурычлары, җаваплылыгы түгел, ә аның тантаналы узуы, бер үк вакытта башкаларны шаккатыру, бәлки кемнеңдер танавына борыч сибү уе өстенлек ала. “Юрганыңа карап аяк сузу” турында туй уйнаганда онытылып тора. Бу гадәтләр безгә, татарларга да, хас күренешкә әверелде. Татар туйлары да көннән-көн, туган телебез кебек асылын, йола-гадәтләрен җуя бара, аның тарихтан килүче кодлары да үзгәрә. Һәр халыкның тарихка салынган  үз туй йолалары бар. Ни кызганыч, бүген бик күпләр бу күркәм йола-гадәтләрне белми, белсә дә инкарь итә. Аннары, ата-ана белү беләнмени, күп яшьләрнең таләпләре икенче, нәкъ безнеңчә милли көйдә түгел аларның яшәеш дулкыннары. Нишләтәсең, аларның бәйрәме бит, дияргә мәҗбүр күпләр.  

Шунысы игътибарга лаек, санаулы булса да, төрле милләт яшьләре классик туй йола-гадәтләрен тергезү белән мавыга башлады. Укытучыбыз, күренекле фольклорчы-галим, филология фәннәре кандидаты Риф Мөхәммәтҗанов Башкортстан татарларының халык иҗатын җыю белән тирәнтен кызыксынып, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнде. Риф Мирхәбибулла улы милли мирасыбызга ифрат игътибарлы шәхес буларак, студентларны да бу файдалы эшкә җәлеп итте. Башкортстанның төрле районнарында яшәгән татар халкының йолалалары, сүз-авыз иҗаты булган рухи байлыкның күп өлешен шулай туплап, китапларда бастырып өлгерде ул. Рәхмәт төшкере укытучыбыз шул кызыксынуны безнең күңелләргә дә шактый тирән салып калдырган, рухы шат булсын. Студент елларындагы фольклор экспедицияләр, каникулларда бер калын дәфтәр тутырып халык-авыз иҗаты буенча материаллар туплау эзсез үтмәгән. Менә шулай көннәрнең берендә ахирәтем Зилә гаиләсе белән Казахстан якларына туйга җыенгач, мин аңа “ул яктагы милләттәшләр ничек туйлый, шул хакта мәгълүмат та алып кайт”, дип, үтенечле бурыч йөкләттем.

 Җиз казан өлкәсендә туып-үскән, шунда гомер итүче татар кызы Чулпан Берик атлы казах егетенә кияүгә чыккан. Тату гаиләдә бер кыз – казах белән татар канындагы матурлыкны үзенә алган – Айя туган. Сылу кыз буй җиткергән. Аңа күп егетләр күз салган. Әмма туташның йөрәге Нурбол атлы казах егетен үз иткән. Шулай итеп, туй туйлар вакыт җиткән.

Зиләм туйда йөреп кайтып, туйга әзерлек, аның барышын сөйләгәндә казахларда да туйлар заманча үтә икән дигән карарга килеп, бу дөньяның бар җирдә берьюлы һәм нык үзгәргәнлегенә инандым. Әмма шулай да казахлар безгә караганда йола-гадәтләрне ныграк саклап калган әле. Һәм мин, ишеткәннәремнән чыгып, Чулпан ханымның ризалыгын алып, кайбер нечкәлекләрен язып үтмәкчемен.

Җиз казан өлкәсендә яшәүче диндәш туганнарда никах белән туй бер көнне уздырыла. Аңа кадәр бик зурлап “Кыз үзату! дип аталучы тантана үтә. Бу тантана үзе бер туй, андагы мәшәкать, ыгы-зыгы, чыгымнарның хәттин зурдан булуын күргән ахирәтем, шул бер кич турында миңа сәгатьләр буена сөйләрлек тәэссоратлар алып кайткан иде. 

 

“Кыз үзату”

 

 Бу көнне ике яктан да туганнар бер кафеда җыела. Бәйрәмчә бизәлгән бу матур залда оештыручылар кунакларны каршы алып тора. Алар милли элементлар кертелгән киемнәрдәге музыкант, оештыручы егет, җырчы, биюче кызлар. Кыз ягы алдан килеп, кодаларны каршы алырга әзерләнә. Моның өчен инде махсус сатып алып, чалып, төне буе ихатадагы олы казанда кайнап пешкән бер көр ат ите табындагы башка ризыклар янына куелган. Истәлекле затлы бүләкләр хуҗаларын көтә.

Менә кодалар килеп җитә. Алып баручылар сандугачтай сайрап тора, талгын гына булып милли көйләр агыла, яңа кодалар, йола буенча, залның ике башыннан колачларын җәеп килеп, кочаклашалар. Кода ягыннан килгән кунакларны кыз ягы кәнфитләр, акча сибеп каршы ала. Кунаклар аларны иелеп ала, балалар да кушыла. Кәләш алардан соң килә һәм аны җырлар, биюләр белән каршы алып, шулай бии-бии озата килеп, кияү белән җитәкләштереп утыртып куялар.

 Бер яктагы өстәлләр артына – кыз ягы, икенче якта кияүнең туганнары утырыша. Өстәлләрдә итәккә салына торган кечкенә ашъяулыклар “Айя Кыз үзату” дип матурлап язылган җыйма белән төреп куелган.

 Котлаулар безнең күп туйлардагы кебек олы-олы открыткалар укып, дулкынланудан сүзен әйтә алмый торган күренешләргә, паузаларга бүленми. Казахларда 700ләп кунак булу гадәти хәл санала, күпләп килгәндә 1,5 меңләп булалар. Шулай булгач, үзегез аңлагыз... Һәр төркемдә оста сөйләүче бер-ике кеше сүз ала, котлый, бүләкләр тапшырыла.

 

Бүләкләр һәм бирнә!

 

Бүләкләр, дигәннән, казахларда кыз үстерү, аны матур итеп кияүгә бирү бик күңелле, җаваплы һәм ... чыгымлы икән. Бу очракта инде синең мөлкәтең бармы-юкмы, хәлеңнән киләме, юкмы, беркемне дә кызыксындырмый кебек тоелды миңа. Кызыңның беренче көннән үк дәрәҗәле булуын теләсәң, тырыш. Айяның бирнәләре, бүләкләре әзерләнгән бүлмәне видеога төшереп алган Зилә башта, сүзсез калып, карап чыккан, аннары гына видео ясаган. Ничегрәк тасвирлыйм икән...

Менә, күз алдына китерегез, 14-15 кв метрлы бүлмә идәннән түшәмгә кадәр бүләкләр белән тутырылган. Әйткәндәй, безнең якларда кодаларга бүләк бирешү гадәте бетте бугай. Ике як туй турында сөйләшкәндә “ Нигә инде бүләк алмашу”, дип, ул нечкәлекне үткәреп җибәрүләр ешрак очрый. Ә казахларда бу тамыр җәйгән йола, ул үтәлә һәм бүләкләре дә, мин сиңа әйтим, күлмәк яки күлмәклек “отрез”, тастымал түгел.  Кодаларга монда гадәт буенча бик затлы бүләк әзерләнә, үзе бөтен бүләкләрнең ярты бәясе р тора.

 Айяның бирнәсенең ниләрдән торуын сөйләп, язып бетерерлек түгелдер. Анда дистәләгән эчке киемнәрдән башлап, берничә тунга кадәр барысы да өр-яңадан, этикеткасы өзелмәгән, тузан кунмаган, кеше кулы кагылмаган булырга тиеш. Гомумән, бар нәрсә дә этикеткалы булып, әле генә сатып алынган булуы турында әйтеп торырга тиеш. Кызның бирнәсен абыстайлар җентекле күздән үткәрә!

Тормыш кирәк-яраклары. Монда чәй һәм аш, гаилә өчен, табын кору, кунак сыйлау, бәйрәм һәм көнкүреш өчен нинди алтын, көмеш, фарфор, бәллүр савыт-саба кирәк – барысы да булырга тиеш. Шунда ук бишбармак ясау өчен уклау, җәймә тактасы, алъяпкычлары, яулыклары булуы мотлак. Учакка элмәле, бер ат сыешлы зур казаны да, ваграклары да, аның янына уҗау, чәнечкесе һ.б. һ.б сансыз күп кирәк-ярагы куела.

 Урын-җир әйберләре, йомшак паласлар, ястык-мендәр, юрганнар кат-кат салмалы әзерләнә. Айяның бирнәләр бүлмәсендә менә шул байлык барысы да матур итеп төрелгән, кием элгечләренә элеп, рәт-рәт тезеп куелган иде. Бер сүз белән әйткәндә, кызның бу бирнәсе йола-гадәтләр кушканча, гаилә учагын кабызып, зур йортны тутырып куярлык, “ялт” итеп тотарлык, ни кирәксә, шул булган олы дөнья тергезеп җибәрерлек.

Ул гына түгел, “Кыз үзату” тантанасында кыз ягы үзенең хатын-кыз туганнарына алтын эшләнмәләр бүләк итәргә тиеш. Чулпан ханым да үзенең апа-сеңелләренең исемнәрен атап, алтын алка-йөзекләр кидерә. Йола буенча бу да кунаклар каршында эшләнә. Чулпан ханым, мисал өчен: “Зилә апама алтын җөзек!” дип, зал уртасына чакырып алып, бүләкне тапшырды. Аларның капларына алганда ук кайсысы-кемгә булуы язып куелган!

 Килен белән кайнана арасында да матур йолалар үтәлә. Булачак кайнана киленгә алтын эшләнмәләр бүләк итә. Бу вакытта зал уртасына өр-яңа, ак, йомшак келәм салына. Килен анда килеп тезләнеп утыра. Каенана килеп, изге теләкләрен әйтә-әйтә, килене тагып килгән бизәнгечләрне салдыра, алар урынына алтын алка, йөзекләр, алтын чылбыр (муенса) кидерә.  Килен ул вакытта сабыр гына,башын иебрәк, тезләнгән килеш утырып тора. Кияү бу церемониядә катнашмый, түрдә, үз урыннарында утыра. Кагыйдә шундый...

 Котлаулар, бүләк бирешүләр, ашау-эчү җыр биюләр белән үрелеп бара. Менә бервакыт “Кыз үзату” тантасының кульминациясе җитә. Кияү белән килен урыннарыннан торып чыгалар. Озатучы кызлар киленне уртага алалар.  Алар җырлый –җырлый кызның башындагы ялтыр такыясын салдырып, казах хатын-кызлары кия торган, ап-ак каурыйлар белән бизәлгән, ялт итеп торган матур каркараны кидерәләр. Кызларның җырлары, биюләре озатуында бу гаиләдән мәңгегә китәсе кыз һәр туганы белән аерым хушлаша... Монда инде апа-ханымнарның күзләре дымлана, ир туганнарының да тамагына төер килә. Шундый дулкынландыргыч минутлар агышында кыз ишек турына барып җитә. Ишек артында аны кияү көтә. Кыз, артына карамый гына залдан чыгып, кияү белән аның йортына китә. Бу көнне бәйрәм яшьләрдән башка гына тәмамлана. Кыз бу көннән соң туган йортына әти-әнисе янына фәкать ире белән генә кайтырга тиеш. Аерым-аерым йөрүләр казахларда хупланмый, андый гадәт тә юк икән.

 Туй икенче атнада зур залларда дәвам итә. Әйтүемчә, кунаклар күп була. Анысы заманча шартларда оештырыла. Яшьләргә шулай ук ат та, машина ачкычы да, фатир ачкычлары да бүләк ителә. Анда да бездәге кебек мулдан бүләк бирүчеләр дә, “җитәр” дип кысмырланучылар да очрый икән. Кергән бүләкләр, акчалар, билгеле, яшьләргә була. Ә менә әти-әниләргә үзләренең тормышларын матур гына дәвам итү өчен тагын эшләп алырга кала. Нишлисең, бала хакына бернинди акчалар да жәл түгел, хәтта ул сансыз күп саннарга җитсә дә. Бала бәхетле булсын, калганы көндәлек тормыш таләпләре. Монысы казахларда да, татарларда, башка халыкларда төп кагыйдә. Ә йолалар яшәсен әле. Гаиләләр ныклырак булыр иде.

Татар - казах туе ничек үтә?
Татар - казах туе ничек үтә?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас