

Бу дөньяда очрап тора шул алар...
Индуслар арасында бик тә байга, Рәҗип Лал дигән кешегә, картлыгы тәмам җилкәсеннән алып, теге дөньяга китәргә вакыт җитә. Ә аның кырык яшьлек кенә бик тә чибәр хатыны бар икән. Әнә шул Кьяра исемле кәләше байга: “Синнән башка бер көн дә яши алмыйм, җаным, син “китсәң”, мин дә үземне үтерәм”,- дип күз яшьләре белән елап-елап ант итә. Хатынын яхшы белгән индус аңа, билгеле, ышанмый. Күрә торып алдашкан хатынына бик нык уйлый торгач, җәзасын да таба...
Язган васыятьнамәсендә ул бар мөлкәтен хатынына калдырачагы, әмма моның өчен бер шарт куюы турында язып калдыра. Моның өчен хатыны, сүзендә торып, ире вафат булганнан соң үз-үзен яндырырга тиеш була.
Кьяра кайгыга кала: “Үземне яндыргач, ул байлыкның миңа ник кирәге бар инде?”,- дип борчыла ул. – Ирем, мөгаен, бар милекнең беренче никахтан туган улы Садыхка күчүен телидер”. Һәм... Кьяра тиз арада Садыхның күз-башын әйләндерергә өлгерә.
Үги ана бик чибәр була, Садых никахка бик теләп ризалаша.
“Рәҗиб Лал, мәрхүм ирем, минем өстән көлә алдыңмы? Калдырган бихисап байлыгың өчен дә, яшь кияү өчен дә сиңа зур рәхмәт”, дип мут елмая икән хатын.
Фото: zolotoy.ru