Болар кызыклы!
19 октябрь 2023, 15:33

Икмәк ташласаң...

Икмәккә бәйле юраулар.

Икмәк ташласаң...Икмәк ташласаң...
Икмәк ташласаң...

Ипи кисәкләрен чыгарып ташлаган кеше өеннән бәхет һәм уңыш китүгә сәбәпче була.

Уңышыңны (удача) югалтасың килмәсә - пычакны ипигә кадап калдырма.

Ипине һавада тотып түгел, күкрәгеңә терәп кис, юкса хәерчелек килер.

Ашалып бетмәгән кисәгеңне калдырма, бәхетеңне калдырасың.

Чир һәм кайгы-хәсрәт килмәсен дисәң, ипинең өстен-аска әйләндереп куйма.

Ерак юлга чыкканда йорттан ипи кисәген алып кит. Ул сине саклап йөртер.

Авыр юлга чыкканда йортыңда тешнәлгән ипи кисәген калдыр. Җыясы ризыгың сине өеңдә көтәр.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас