

Ул һәркемнең учына кагылып, катнашучыларның барысын да әйләнеп чыга...
«Йөзек салыш». Бу уен туганда ук компьютерны аңлап туган балаларга таныш та түгел. Ә нинди кызык уен ул!
Уенда сигезләп кеше катнаша. Барысы да тезелеп бер рәткә утыралар. Алып баручы учындагы йөзекне (йөзек урынына башка нәрсә дә ярый) кемнеңдер учына салырга тиеш.
Ул һәркемнең учына кагылып, катнашучыларның барысын да әйләнеп чыга. Кемнеңдер янында озаграк тукталган була. Катнашучылар алып баручының һәм «йөзек иясе»нең үз-үзен тотышыннан чыгып, йөзекнең кемдә булуын аңларга тырышалар.
Йөзекне юри үзендә итеп тә күрсәтүчеләр дә булырга мөмкин. Уен азагында алып баручы уртага басып: «Йөзек-йөзек, капка төбенә чык» дияргә тиеш. «Йөзек иясе» аның янына йөгереп чыга, ә калганнар аны ничек тә тоткарларга тырыша. Йөзек иясе алып баручы янына килеп җитә алса, яңа уенда бу рольне үзе башкара.