

Дөньядагы иң зур иреннәргә ия булган Болгариядә яшәүче Андреа Иванова хәзер яңакларын зурайтырга хыяллана икән.
25 яшьлек кыз яңакларын зурайту өчен 1,6 мең фунт стерлинг, яисә 190 мең сум акчасын сарыф иткән. Ул шулай ук иягенә һәм иреннәренә яңа филлер кадаткан. Табиблар арытабангы инъекцияләрнең гомере өчен зур куркыныч тудыруын кисәткәннәр, әмма Андреа аларның сүзләренә колак салырга җыенмый ди. Аның төп макстаы - Bratz курчагына охшау.
"Мин иреннәремнең генә түгел, яңакларымның да дөньяда иң зурысы булуын телим. Әлегә яңакларыма дүртәр гиалурон кадаттым, тиздән тагын икене ясатам", ди ул.
Шул ук вакытта Иванова иреннәрен кабартудан туктарга җыенмый икән. "Иреннәрем тиешенчә зур түгел әле, тагын кабартасы бар", дип саный ул.
Кыз гадәти булмаган кыяфәте аркасында язмышын очрата алмый, әмма ул мәхәббәтен очратудан өметен өзми.
Андрея кыяфәтен 2018 елда үзгәртә башалаган. Иреннәренә даими рәвештә гиалурон кислотасы туттыртырган, күкрәкләрен зурайту буенча операция ясаткан. Ул яшәгән каласындагы бөтен поликлиникаларны йөреп чыккан һәм бөтен филлерларны үзендә сынаган. Биш ел эчендә ул "матурлык" өчен безнең акчаларда бер миллион сум бетергән.
Фото: "Лента ру"