

Безнең йолалар.
Көзге муллыкны жыеп алып, бакча эшлəре тәмамлангач, 10 октябрь көнне Нефтекаманың "Ак калфак энҗеләре" (җит: Вәлиева С.Х.) төркеме Республика көненə багышлап, Коррекцион мəктəптə укучы балаларга "Орчык бəйрəме" оештырды.
Кичə татар халкының җырлы-биюле уеннарына, йолаларына, кул эшлəренə мәхəббəт уяту максаты белəн əзерлəнде.
Балалар халкыбызның төрле кул эшлəре белəн танышты: ничек йон язалар, ничек аны эрлилəр, ничек катлыйлар, ничек оекбаш, бияләй, шарф həм башка кием-салымнар бəйлилəр...
Укучылар барын да бик кызыксынып өйрəнде. Һəрбер эшне үз куллары белəн тотып, карап эшлəү алар өчен бик тə кызыклы булды... Иң мөһиме. Күңел җылысы, зур тырышлык салып бәйләгәнгә оекбашлар шундый җылы булуын балалар аңлады.