Болар кызыклы!
12 октябрь 2023, 15:36

Гел телефонга ябышып яшәү - аерылышуга

Быел шул сәбәпле бик күп гаиләләр таркалган. 

Гел телефонга ябышып яшәү - аерылышугаГел телефонга ябышып яшәү - аерылышуга
Гел телефонга ябышып яшәү - аерылышуга

Аерылышучы парлардан сораштыру үткәргәннәр, нәтиҗәдә шул ачыкланган - Русиядә һәр өченче пар ире яки хатыны гел телефонга ябышып яшәве аркасында талаша икән.

Моннан тыш, 2023 елда шул сәбәпле аерылышучылар саны бермә-бер арткан.

Психологлар фикеренчә, халык дөньядагы төрле вакыйгалар, яңалыклар белән, гадәттә, социаль челтәрләр аша танышып бара, ә анда бер керсәң, үзегез дә беләсез, чыгуы авыр. Төрле видеолар карау, ватсап аша язышу да күп вакытны ала. Гел телефонга текәлеп яшәгән тормыш иптәшенә шелтә белдерүләр еш  низаг чыгара һәм тора-бара аралар суынуына һәм аерылышуга китерә икән.

Психологларның бу фикере белән килешәсезме, әллә инде моны уйлап чыгардылар микән?

Фото: itcrumbs.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас