Болар кызыклы!
7 октябрь 2023, 14:48

Күпме көләргә була?

Ел ярымга кадәр.

Күпме көләргә була?Күпме көләргә була?
Күпме көләргә була?

1962 нче елның 30 гыйнварында Танзаниянең бер мәктәбендә 3 укучы кыз бер мәзәктән шаркылдап көлә башлый. Күп тә үтми аларның сыннары катып көлүе башка укучыларга, алардан соң балаларын алырга килгән ата-аналарга күчкән. Алардан соң авылдашлары, аннары күрше авыл халкы тәгәрәшеп көлә башлаган. Араларында аңнарын югалтканчы көлүчеләр дә булган.
Табиблар көлү һәм елау өянәкләренең берничә минуттан алып берничә сәгатькә кадәр баруын, аннан соң бераз тәнәфес булуын һәм янә кабатлануын теркәгән. Кимендә мең кешегә йоккан көлү эпидемиясе төрле белдерүләр буенча ярты елдан ел ярымга кадәр барган.
Галимнәр Танзаниядәге көлүләрне көчле киеренкелеккә бәйле килеп туган киңкүләмле истерия дип бәяләгән. Дөнья булгач, шундый көлкеле кызганыч хәлләр дә булгалый икән.

Фото:1gai.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас