

Күз кабагы тартса, шиккә төшәбез.
Теге-бу булмаса ярар иде дип, укына, күз кабагын ышкый, тарткалый башлыйбыз. Эш нидә соң?
Күз табиблары һәм неврологлар моны эмоциональ халәткә һәм җитәрлек күләмдә йокламауга бәйле дип аңлата. Организмда токсиннарның артып китүе дә моңа сәбәп була.
Күз кабагы өске яктан да астан да тарта. Бу яман булмаган миокимия дип атала. Ул невротик характерда уза һәм көчле эмоциональ халәткә бәйле. Күзнең мускуллары ял итмәгәнлектән шулай килеп чыга.
Дөрес сайланмаган күзлек һәм шундый ук линзалар, артык күп эчелгән кофе һәм хәмер дә шуңа китерә.
Организмга кальций, магний, калий кебек микроэлементлар җитмәгәндә дә күз кабагы тарта.
Табиб-офтальмологлар ял режимын дөрес билгеләргә куша. Андый чакта туйганчы йокларга киңәш итәләр.
Күз кабагы ничек тартыша башлаган булса, шулай үзе туктый да. Озакка китсә, табибка барырга кирәк. Офтальмолог сәбәбен тапмаса, неврологка җибәрәчәк. Димәк, организга ял җитми. Ул аны күзләр аша белдерә. Күзләр – күңел көзгесе генә түгел, ныклы сәламәтлек билгесе дә.
Фото: stylishbag.ru, muzoktcrb.ru