Болар кызыклы!
29 сентябрь 2023, 12:37

Муаммарның һич теле талмаган

2009 елда Каддафи БМО трибунасы артында сәгать ярым сөйләгән.

Муаммарның һич теле талмаганМуаммарның һич теле талмаган
Муаммарның һич теле талмаган

БМО трибунасы артында иң озак чыгыш ясаучы дөнья лидеры - Куба җитәкчесе Фидель Кастро - 1960 нчы елда ул 269 минут сөйләгән.
Әмма БМО секретариаты тәрҗемәчеләре Ливия лидеры Муаммар Каддафиның тарихи нотыгын әле булса искә төшергәли икән. 2009 елда Каддафи БМО трибунасы артында сәгать ярым сөйләгән. Сәясәтче гарәп теленең үзенчәлекле диалектында сөйләргә карар итә һәм үзенең шәхси тәрҗемәчесе белән барган булган. Тәрҗемәче 75 минуттан соң, бертуктаусыз тәрҗемә ясауга чыдый алмыйча, "мин башкача булдыра алмыйм" дип һушын югалтып егылган. Каддафиның ялкынлы нотыгын калган 20 минутта БМО каршындагы гарәп секциясе җитәкчесе Раше Аджальякинга дәвам итәргә туры килгән.Әйткәндәй, Каддафи һушын югалткан тәрҗемәчесен исән калдырдымы икән - тарихта моңа җавап юк.
Быел исә боларга охшаш табигый гайре хәлләр булмаган. Бары тик Буркина-Фасоның дәүләт министры Бассольма Бази 38 минут сөйләгән. Хәер, Кастро белән Каддафи янында "ял гына иткән". Кыскалыкта - осталык, күп сүз - буш сүз дип белми әйтмәгән шул татарларымыз.

Фото:news.un.org

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас