2023 елның тәүге 6 аенда Мәскәүгә бер миллионнан артык чит ил туристы килгән. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерде. Гомум алганда, Мәскәүгә 7,1 млн. кунак килгән һәм ул былтырга караганда 17 процентка күбрәк булган.
Ерак чит илдән иң күп туристлар Кытайдан килгән. Шулай ук Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Һиндстаннан килүчеләр күп булган. Якын чит илләрдән Үзбәкстан, Белоруссия һәм Казахстан туристлары агымы күбрәк булган. Гомум алганда, июнь-августта Мәскәүгә 12 миллион сәяхәтче килгән. Бу күрсәткеч үткән елга караганда 35 процентка күбрәк дип атала.
Собянин билгеләвенчә, туризм кала икътисадына үзенең зур өлешен сала. Туристлар чыгымнары 372 млрд. сум тәшкил иткән. Мәскәү бюджетына килем дәрәҗәсе 51 млрд. сумга кадәр җитә.
Быел Мәскәүдә яңа 4 кунакханә ачылган. Аларда бүлмәләр саны 400дән артып китә. Ел ахырына кадәр янә ике объект ишекләре ачылуы көтелә.
Әйткәндәй, Мәскәү туризм тармагында 500 меңгә якын кеше эшли.