

Росгидромет докладына ярашлы, якын киләчәктә климат үзгәрүенең (2030 елларга кадәр) хезмәт базарына да тискәре тәэсир итүе көтелә.
Инде бүген үк без табигать күренешләре һәм бәхетсезлекләре аркасында эш вакытлары югалуын күреп торабыз. Киләчәктә бу күренешнең ешаюы һәм масштабы артачак кына. Экстремаль һава торышы, мәсәлән, эсселек, акыл һәм физик хезмәт җитештерүчәнлеген киметәчәк. Бу процесс, әле җитмәсә, төрле чирләр эпидемияләре белән дә (мәсәлән, КОВИД-19) яный.
Парник газларын кыскарту кирәклеге икътисадка шактый үзгәрешләр кертәчәк. Атап әйткәндә, нефтькә, газ һәм күмергә сорау кимиячәк, ә бу исә ягулык-энергетика секторында мәшгуль булучылар өчен хәвеф тудырмый калмый.
Фото: finversia.ru