Болар кызыклы!
21 сентябрь 2023, 15:54

Чамадан тыш чисталык сөю яхшымы?..

Мондый кешеләр тел-теш тидергесез киенәләр, өйләрендә идеаль чисталык хөкем сөрә.

Чамадан тыш чисталык сөю яхшымы?..Чамадан тыш чисталык сөю яхшымы?..
Чамадан тыш чисталык сөю яхшымы?..

Өйдә чамадан тыш тәртип, чисталык сөю обессив-компульсив төшенкелеккә, психиканың чамадан тыш  ярсулы булуына яисә вакчыллыкка бәйле булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, мондый кешеләр тел-теш тидергесез киенәләр, өйләрендә идеаль чисталык хөкем сөрә.

            Психологлар педантизмның тискәре яклары да күп дип раслый: артык чисталыкны сөюче вакыт-вакыт күңел пычраклыгына бирелә. Мәсәлән, очраклы җенси бәйләнеш, хәмер эчү, шашанып күңел ачулар һ.б.

            Шунысы яхшы, педант белән мондый хәлләр сирәк була. Сәбәбе: мондый кешеләр озак вакыт эчләрендә киеренкелек җыялар, ачуларын һәм канәгать булмауларын тыеп яшиләр, нәтиҗәдә алар “ычкынып китәләр” һәм аннан үзләре дә җәфалана, дип раслый психологлар.

Фото:veramed.spb.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас