

17 сентябрьдә 200 чәчтараш остасы 4 сәгать буена бушлай чәч кисте. Алар 1635 кешене хезмәтләндереп үзенчәлекле рекорд куйды. Акция республиканың 35 кала һәм районында үтте.
“Изгелек чәчтарашы” волонтерлар үзәге җитәкчесе Татьяна Овсянникова белдерүенчә, бу чараны үткәрү идеясе күптән булган. Башта аны Уфаның бер мәйданында үткәрергә уйлаганнар. Аннары географияне киңәйтү өчен акцияне республиканың бөтен районнарында булган “Гаилә” үзәкләрендә үткәрергә карар иткәннәр.
Республика буенча чәчтарашлар мәрхәмәтлелек акциясендә катнашырга һәм Русия күләмендә рекорд кую өчен үз өлешләрен салырга теләк белдергән. Билгеләнгән сәгатьтә бер үк вакытта теләүчеләрнең чәчен кисә башлаганнар. Уфада “Артерия” үзәгендә берьюлы 60 чәчтараш эшләп, алар 4 сәгать эчендә 650 кешене хезмәтләндерде.
Безнекеләр киләсе елда илнең башка төбәкләрендәге чәчтарашларны әлеге волонтерлык эшенә чакырырга уйлыйлар.
Фото:news.myseldon.com