Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
18 сентябрь 2023, 22:00

Могҗиза белән исән калган

Бәхетсезлеккә тарыган егетне ашыгыч ярдәм дәваханәгә алып киткән.

Могҗиза белән исән калган
Могҗиза белән исән калган

Һиндстанның Махараштра штатының Нагпур каласында 21 яшьлек төзүче егет зур биеклектән озынлыгы ике метр һәм калынлыгы 1,6 сантиметр тәшкил иткән тимер таяклар өстенә егылып төшеп, кадалган. Тимер таяклар егетнең күкрәк читлеген һәм эчен тишкән.

            Бәхетсезлеккә тарыган егетне ашыгыч ярдәм дәваханәгә алып киткән. Авыр хәлдә операция ясаганнар. Хирурглар бер тимер таякның яшь төзүченең диафрагмасын һәм үпкәсен тишүен күргәннәр. Йөрәгенә зыян килмәгән. Тимер таякның икенчесенең дә яшәү өчен мөһим булган органнарга тимәве ачыкланган. Хирурглар тимерләрне алып, егетнең гомер саклап калганнар.

            Яшь кешене операциядән соң 3 атна дәваханәдә дәвалаганнар. Табиблар аның терелүен “могҗиза” дип атаганнар. “Операциядән соң катлаулыклар булмады, яралары да гаҗәеп тиз төзәлде”,—дигән операция ясаган хирург үзе дә таң калып.

            “Күлмәктә туган” дип, менә шундый коточкыч бәхетсезлеккә тарып, исән калганнарга карата әйтәләрдер инде...

Фото:pravda-nn.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: