Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
18 сентябрь 2023, 22:31

Матрешка, сиңа ничә яшь?

Русиядә беренче матрешкалар кайчан пәйда булган?

Матрешка, сиңа ничә яшь?
Матрешка, сиңа ничә яшь?

Беренче матрешканы 1890 еллар уртасынада сәүдәгәр Сава Мамонтов остаханәсендә ясаганнар. Данлыклы меценатның тормыш иптәше Япониягә баргач, ситифукудзин (“бәхетнең җиде алласы”) уенчыгын алып кайткан. Уенчыкта җиде фигура берсе-берсе эченә кертеп утыртылган. Бу Русия осталарын рус стилендә шуңа охшаган уенчык ясарга дәртләндергән.

            Беренче матрешка кулына әтәч тоткан кызны чагылдырган. Фигура эчендә, бәбигә кадәр, берсеннән берсе ваграк фигуралар булган. 1900 елда уенчыклар сериясе Париждагы Бөтендөнья күргәзмәсенә җибәрелгән. Анда әлеге агач курчак бронза медальгә лаек булган.

Фото:www.livemaster.ru

Матрешка, сиңа ничә яшь?
Матрешка, сиңа ничә яшь?
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: