Болар кызыклы!
16 сентябрь 2023, 10:50

Тавыкның кайсы боты тәмлерәк?

Әллә сез “икесе дә бердәй тәмле” дип уйлыйсызмы?

Тавыкның кайсы боты тәмлерәк?Тавыкның кайсы боты тәмлерәк?
Тавыкның кайсы боты тәмлерәк?

Әллә сез “икесе дә бердәй тәмле” дип ышанасызмы?

   Әгәр дә сез Парижга барсагыз, шәһәрнең иң кыйммәтле ресторанына керсәгез һәм тавык ботына заказ ясасагыз, шуны белегез: анда сул бот, уңына караганда, шактый кыйммәтрәк тора!

   Ни өчен шулай дисезме? Ресторанның меню китабында бу уңайдан болай аңлатыла: “Тавык йоклаган вакытта уң аягында басып тора. Шуңа да аның сул як боты күпкә йомшаграк, тәмлерәк”.

   Ә сез ничек уйлыйсыз? Үзегез үстергән тавыкларныкы ничегрәк икән, сынап карагыз әле, дуслар!

Фото:  domikru.net

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас