

“Коткарыгыз!” дип ачыргаланып кычкырган хатын-кыз тавышын ишетә бер көнне Германиянең Розенхейм шәһәренең бер йортында яшәүче кешеләр. Алар, тизрәк ярдәм итәргә теләп, полиция чакырталар.
Ашыгып килеп җиткән “Ашыгыч ярдәм”, полиция һәм янгын сүндерүчеләр, фатир ишеген ватып барып керсәләр, анда беркемне дә күрмиләр. Тавыш та тынып кала...
Бераз караштыргач кына алар хатын-кыз тавышы белән ярдәм сораган... тутыйкошны табалар.
Хуҗабикәсенең бер ялгызын көн буена өйдә калдырып китүеннән тәмам бизеп, кош әнә шундый ямьсез тавышлар чыгарып сөрән салып яткан икән.
Фото: kakatua.ru