Болар кызыклы!
15 сентябрь 2023, 16:54

Кытайлар яңа тукыма ясаган

Уйлап табылган тукыманы “метатукыма” дип атаганнар.

Кытайлар яңа тукыма ясаганКытайлар яңа тукыма ясаган
Кытайлар яңа тукыма ясаган

 

            Кытай галиме Гуанмин Тао үзенең тикшеренү төркеме белән экстремаль эсседән саклану өчен махсус тукыма ясаган.

            Уйлап табылган тукыманы “метатукыма” дип атаганнар. Ул кояш нурларын кире чагылдыру сыйфатына ия. “Тукыманың принцибы эссе һавада эшләүче кондиционер эшенә охшаш. Бу тукымадан тегелгән киемне кию —  көзге белән кондиционерны берьюлы бергә йөрткән кебек”,—ди Ухань милли лабораториясе профессоры Тао Гуанмин.

            Әлеге вакытта җитештерүчеләр яңа тукыманы киң куллануга чыгару өстендә эшли башлаган. Тикшеренүләр нәтиҗәләре аның эссегә каршы торуын һәм кояш нурларын бик аз үткәрүен күрсәткән. Моңа тукыманың югары ныклыгы аркасында ирешелгән. Кулга тотып караганда метатукыма гадәти тукымага охшаш дип раслый галимнәр.

Фото:bangkokbook.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас