+21 °С
Болытлы


Яхшы хушбуйларның яраклылык вакыты, гадәттә, 3-5 ел тәшкил итә. Җитештерүче шушы вакыт эчендә аның тәүге исе саклануын гарантияли. Шул ук вакытта моннан 15 ел һәм аннан да күбрәк ел элек ясалган хушбуйлар базары да бар. Хушбуй экспертлары аларны хуш исенең җиңелчә үзгәрүе өчен югары бәяли. Хуш исенең җиңелчә үзгәрүе исле матдәләрнең тигезсез очып бетүенә бәйле икән. Мондый хушбуйларны аукционнарда югары хакка саталар.