Болар кызыклы!
12 сентябрь 2023, 14:06

Крокодиллар фермадан качкан

Кытайның Гуандун провинциясендә койма яңгырлар аркасында 70 крокодил питомниктан качкан.

Крокодиллар фермадан качканКрокодиллар фермадан качкан
Крокодиллар фермадан качкан

Вакыйга Пен авылында булган. Төбәктә дулаган “ Хай Куй” тайфуны крокодил фермасын җимергән. Нәтиҗәдә 69 зур крокодил һәм алты балалары иреккә чыккан. Авыл халкы аларны урамдагы ташкын суларда күргән. Качкан крокодиллар арасында авырлыклары 100 килограммнан арткан дәү рептилияләр дә булган.

          Хәзер бу урында белгечләр качакларны эзләүгә тотынган. Кайсыберләре зур тирәнлектә ятканлыктан, аларны гидролокацион корылма ярдәмендә эзлиләр. Җирле властьлар  авыл халкына урамга чыкмаска һәм сулыкларга якын килмәскә чакырган. “Без вакыйганы контрольдә тотарга тырышабыз, ләкин качкан крокодиллар бик күп шул”,—уфтанган җирле чиновник.

          Әлегә исә дистәләп кенә крокодилны тота алганнар. Иллеләп рептилия Пен авылы сулыкларында качып ята әле, дип белдергән чиновник.

 

Фото: novyefoto.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас