

Черногориядә ел саен ялкаулар чемпионаты үтә. Быелгы чемпионатта яңа рекорд куелган: җиңүгә дәгъва иткән 7 кеше 600 сәгать буена урын-җирдән тормый яткан.
Төп ялкау исеменә дәгъва иткән ярышлар 18 августта илнең курорт шәһәре Брезнада башланган. Ярыш шартларына ярашлы, җиңүче мең евро (103 мең сум) приз отачак.
Чемпионатта катнашучылар гел ятып торырга тиеш: утырып яисә басып торырга ярамый. Аның каравы укырга, кино карарга һәм гаджетлардан файдаланырга ярый. Ашамлык-эчемлек белән ярышны оештыручылар тәэмин итә. Катнашучыга 8 сәгатькә бер тапкыр бәдрәфкә барырга рөхсәт ителгән. Горизонталь хәлдән чыккан кешене ярыштан чыгаралар. Бәйге 21 кеше катнашлыгында башланган. Өч атнадан соң җидәү торып калаганнар.
Ялкаулар ярышлары әлегә тәмамланмаган, шуңа карамастан быелгысы тарихта иң озыны булган. Ә 2021 елда үткән ярышта Дубравка Акшич 117 сәгать урын-җирдә аунап дөнья рекорды куйган булган. Быелгы ярышлар аның рекордын 6 тапкырга узып киткән: ялкаулар 600 сәгать яткан һәм әле булса ятуларын дәвам итәләр.
Әлеге кызык чемпионат Черногориядә беренче тапкыр моннан 12 ел элек үткән. Ярышларны оештыручылар черногориялеләрнең ялкау дигән даннары уйдырма дигән уйдан чыгып, шаярып чемпионат оештыра башлаганнар.
Фото:nypost.com