

Американың Вашингтон штаты Такома каласының почта хезмәткәре югалган песи баласын коткаргач, лотереядә мул гына акча откан.
Джозеф Вальдхерр исемле хат ташучы почта таратканда песи баласы чинавын ишеткән. Тирә-ягына каранса да хайванны таба алмаган. Икенче көне ул янә шушы ук урында песи баласы чинавын ишеткән. Эзләгәннән соң бер йорттагы тар гына ярыкка кысылган песи баласын күргән. Хат ташучы хайванны азат итеп, эшен дәвам иткән. Песи баласы көн буена аның кесәсендә йоклаган.
Мыраубайны коткарганнан соң Вальдхерр нидер отачагын сизенгән. Кибеткә барып лотерея билеты сатып алган. Бер-ике көннән уен нәтиҗәләрен тикшергәннән соң, 717, 5 мең доллар (69,4 млн. сум) акча отуын белгән. Америкалы песи баласы аркасында отышлы булуын белдергән. Ул мыраубайны өендә яшәргә калдырган. Хәзер ул отыш акчасының бер өлешенә ата-аналарына ярдәм итәргә һәм бер өлешен мәрхәмәтлелек оешмаларына бүләк итәргә җыенган. “Хатыным белән минем бөтен нәрсәбез бар, башкаларга булышасыбыз килә”,—дигән бәхетле лотерея иясе.
Фото:ru.wallpaper.mob.org