

Бакчагызда шалкан үстерәсезме? Юк гади шалкан түгел, ә бүкән шалкан (брюква). Икенче төрле аны кәбестә шалканы да диләр. Русиядә аны “швед шалканы” дип тә атыйлар. Бакчачылар хәзер аны бик искә алып бармый, баксаң, бик файдалы яшелчә икән.
Бүкән шалкан төньяк Европада элеккечә популяр яшелчә. Чөнки ул витаминнарга, аксымга гаять бай. Ә аскорбин кислотасын пешергәч тә югалтмый икән.
Экспертлар шалкан белән кәбестәне кушып кайсы илдә — Швециядәме, әллә Урта диңгез төбәгендәме — аның кайда чыгарылуы турында һаман булса бәхәсләшә.
Тышкы яктан кәбестә шалканы гади шалканга бик охшаган. Әмма аның төсе төрлечә: яшел, ак, саргылт яисә көрән төстә булырга мөмкин. Селекционерлар әлеге яшелчәнең төрле сортын чыгарган, шул исәптә, малга ашату өчен дә. Безнең илдә аны нигездә малга ашату өчен үстерәләр.
Кәбестә шалканы аксымга үтә бай. Уртача зурлыктагы бер яшелчәдә 4 граммга кадәр булырга мөмкин. Шулай ук җепселләргә бай, түбән калорияле. Магний, кальций, минераль тозлар: калий, натрий, тимер, фосфор, В төркеме витаминнары, каротин, рутин, С һәм Е витиминнарына үтә бай. Боларның барысы бергә кеше организмына уңай йогынты ясый.
Фото:mrfilin.com