

Әфлисун— яратып ашаган җимешләребезнең берсе. Ул тәмле дә, файдалы да, витаминнар һәм минераллар хәзинәсе дә. Тик менә аны никадәр яратсак та, күпме ашарга ярый?
Әфлисун файдасы. Бу җимеш С витаминына гаять бай, иммун системасы ныклыгы өчен мөһим роль уйный. Ул организмга вирусларга һәм бактерияләргә каршы көрәшүдә ярдәм итә, тукымалар яңаруында катнаша, тимер үзләштерүгә ярдәм итә. Шуңа да әфлисун сәламәтлек өчен бик тә файдалы җимеш.
Кызганычка каршы, әфлисун файдадан тыш, организмга зыян да сала ала. Әфлисунны бик яратам дип, аны көненә килограммлап ашау күңелсез нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. Беренчедән, организмда С витамины артык булганда ашказанына тия, эч китә һәм күңелне болгата башлый. Өстәвенә, әфлисунда ашказанына зыян салучы кислота бар, аның гастрит яисә ашказаны җәрәхәтенә илтүе мөмкин. Икенчедән, әфлисун фруктоза чыганагы— аны күп ашау гәүдә авырлыгын арттыра ала. Бу җимештә углеводлар да күп, бусы инде диабет авырулы кешеләргә зыян гына сала. Өченчедән, әлеге цитрус җимеше аллергия бирә ала. Әфлисунны еш һәм күп ашау аллергик реакцияне көчәйтергә мөмкин. Шуңа күрә алтын урталыкны саклап, аны чамалап кына ашарга кирәк.
Һәрнәрсә аз капсаң- дару, күп капсаң агуга әйләнә башлый шул...
Фото:pro-dachnikov.com