

5,3 гектар мәйданга банан агачлары утыртканнар. Якын киләчәктә теплица мәйданын тагын 5 гектарга арттырмакчылар. Бу хакта Казахстан авыл хуҗалыгы министрлыгы белдергән.
Казахстан елына бер мең тонна банан уңышы алырга исәпли. Банан сортлары илнең климат шартларына яраклаштырылган. Беренче уңышны ярты елдан соң җыймакчылар. Казахларга теплица комплексын төрек компаниясе төзергә булышкан. Теплица югары чыдамлы материалдан төзелгән, эчендә җимешләрне начар һава торышы шартларында да үстерү мөмкинлеген бирүче климат-контроль урнаштырылган.
Глобаль климат җылынуы болай барса, бананны Русиядә дә үстерә башламагайлары?!.
Фото:pokayadoma.ru