

“Русиядә аюлар урамда йөри”. Чит ил кешеләре безнең илне шулай күз алдына китерә диләр иде. Соңгы араларда хәлләр шуңа охшаш булды.
Башкортстан Экология министрлыгында соңгы вакытта аюларның кешеләр янына еш чыгу күренешен аңлатканнар.
«Күп аюлар әлеге вакытта яңа мәйданнарга ияләшә. Алар элек күренмәгән урыннарда да пәйда була башлады — мисал өчен, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Шаран, Уфа һәм Кушнаренко тирәләрендә,— диде министр урынбасары РБ Камил Биргулиев.
Шулай ук кыргый хайваннарның саны артуы да үз ролен уйный. Бу браконьерлыкка каршы көрәш һәм табигатьне саклау законнарының катгыйлану нәтиҗәсе дә.
«Аюлар саны бүген 2,3 меңгә якын. Кайдадыр браконьерлык ачыкланса, зур штрафлар салына. Ул ярты миллион сумга җитә. Бу да нәтиҗәсез калмады дип уйлыйм», —диде Камил Биргулиев.
Чыганак һәм фото: “Башинформ”