Болар кызыклы!
8 сентябрь 2023, 03:56

Сездә аны "җыйма" диләрме, "кереш"ме?

Ничек кенә атасагыз да, шәп әйбер инде! Шулаймы? Ә бит кайчандыр кешеләр ансыз интеккән...

Сездә аны "җыйма" диләрме, "кереш"ме?Сездә аны "җыйма" диләрме, "кереш"ме?
Сездә аны "җыйма" диләрме, "кереш"ме?

Ничек кенә атасагыз да, шәп әйбер инде! Шулаймы? Ә бит кайчандыр кешеләр ансыз интеккән...

Җыйманы уйлап табучы дип Чарльз Гудиерны саныйлар. Нәкъ ул 1839 елда каучукны шул рәвешле куллану ысулын тапкан. Әмма аның “ачышы” кайнатуга чыдамаган. Тиз эштән чыккан һәм алыштыруны таләп иткән.

Нибары 1925 елда автомобиль покрышкасы эшләү белән шөгыльләнүче британия технологлары тәҗрибә юлы белән каучуктан нәкъ бүгенгегә охшаш җыйма уйлап тапкан.

Шул көннән башлап, кием тегүчеләр рәхәткә чыккан. Кием матур утырсын һәм уңайлы булсын өчен катлаулы сызымнар сызып, тегеп интегәсе юк. Шнурлар, җепләр ярдәмендә тарттырып бәйләргә дә кирәкми. Кидең куйдың!

Элек ачышларның кешеләр өчен файдалысы күбрәк булган шул. Хәзер генә киресенчә кебек...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас