Болар кызыклы!
8 сентябрь 2023, 16:32

500 ел ләм астында яткан

Әлеге вакытта археологлар табышны җентекле өйрәнү белән мәшгуль.           

500 ел ләм астында яткан500 ел ләм астында яткан
500 ел ләм астында яткан

Мин династиясе чорында ясалган фарфор 500 ел инде Көньяк Кытай диңгезе төбендә ләмгә күмелеп ята.

            2022 елның октябрендә Хайнань утравыннан ерак булмаган урында ике кораб һәлакәте эзләре табылган. Әлеге вакытларда Кытай археологлары табышны җентекле өйрәнү белән мәшгуль.      

Борынгы кораблар бер-берсеннән 18 километр арада мең ярым диңгез тирәнлегендә ята. Корабларның берсе Мин династиясенең император Чжэн Дэ идарә иткән (1506—1521 еллар) чорда экспортка кытай фарфорын төяп барган булган. Галимнәр һәлакәткә тарыган корабта 100 меңнән артык фарфор ваза, чәшке, тәлинкә һ.б. төрле табак-савыт санаган. Табак-савыт өеме кораб төбенә 3 метрга кадәр биеклеккә өелгән.

Икенче кораб шулай ук Мин династиясенең император Хун Чжи идарә иткән (1488—1505) елларда Кытайга агач төяп барган булган.

Әлеге ачыш гаять зур тарихи, гыйльми һәм сәнгать әһәмиятенә ия. Ачыш Көньяк-Көнчыгыш Азия, Кытай, Һиндстан, Гарәп ярымутравы, Мисыр һәм Европаны бәйләгән Диңгез Ефәк юлы буенча нинди товарлар ташылуын исбатлый.  

500 ел ләм астында яткан
500 ел ләм астында яткан
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас