Болар кызыклы!
7 сентябрь 2023, 06:39

Яшьлекне озайтучы тәмләткеч

Паприка түтәлдән яңа өзелгән татлы борыч сыман файдалы икән.

Яшьлекне озайтучы тәмләткечЯшьлекне озайтучы тәмләткеч
Яшьлекне озайтучы тәмләткеч

Паприка түтәлдән яңа өзелгән татлы борыч сыман файдалы, ди табиб-диетолог Ангелина Дюбина. Ул паприканы яшьлекне озайтучы тәмләткеч дип атый. Эксперт белдерүенчә, паприка иммунитет өчен файдалы булган А витаминына бай. Шулай ук аңарда стрессны киметүче В төркеме  витаминнары, “яшьлек витамины” С күп икән. Кан әйләнешен нормальләштерүче РР витаминына, органик кислоталар һәм башка кушылмаларга гаять бай.

          Паприка ябыгу өчен билгеләнгән диеталарда файдаланыла. Тәмләткечтәге матдәләр организмда матдәләр алмашын тизләтә, ашказаны-эчәк юлы эшчәнлеген көйли һәм май катламы кимүен активлаштыра. Әмма ашамлыкка салып пешергәндә татлы борыч 75 процентка якын файдалы матдәләрен югалта. Шуңа күрә диетолог аны әзер ашамлыкларга гына салырга киңәш итә.

Фото:botanichka.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас