Болар кызыклы!
7 сентябрь 2023, 07:24

Көз килә көлә-көлә

Җәй: –Кая тыгыласың? Әле минем чират! Көз: –Мин сорыйм гына...

Көз килә көлә-көләКөз килә көлә-көлә
Көз килә көлә-көлә

Ниһаять, кешеләр һава торышы белән идарә итәргә өйрәнде. Хәзер алар белә! Машина юсаң, яңгыр ява, ә үзең белән кулчатыр алсаң, яңгыр яумаячак. Җәен отпуск алсаң, көннәр суытачак, кышын отпуск алсаң, җылытып, пычтырдыкка әйләнәчәк. Көзен чаңгы алсаң, кыш җылы килә. Машина тәгәрмәчләрен кышка әзерләсәң, туңдырмый.

**

Әтисе:

–Имтиханнар ничек үтте?

Улы:

–Искиткеч! Укытучы шаккатты! Көзен тагын кабатлавымны сорады.

**

Көз – ул елның шундый фасылы... Анда эссегә зарланудан туктыйлар да суыкка зарлана башлыйлар.

**

Җәй:

–Кая тыгыласың? Әле минем чират!

Көз:

–Мин сорыйм гына...

**

Көзен 13 градус җылыда: “Ох, суык бүген. Свитер, шарф, башлык кирәк!”

Язын 13 градус җылыда: “О, бүген җылыткан! Футболкада чыгам!”

**

“Көз. Яңгыр тамчылары акрын гына тәрәзәләрне юа. Яралы бүредәй җил улый. Әйтерсең дә күк үзе сабый баладай елый. Мондый көнне җылы юрганга төренеп...”

–Галиев, син эшкә соңга калган өчен аңлатма язасың түгелмени ул?

**

 

Көзен бакчаларында ял итеп көч җыйгач, пенсионерлар поликлиникаларга җыела...

Фото: culture.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас