Болар кызыклы!
7 сентябрь 2023, 16:40

Интернетта сәгатьләр буе утырабыз

Кече яшьтәгеләр арасында бу күрсәткеч 100 процент тәшкил итә.

Интернетта сәгатьләр буе утырабызИнтернетта сәгатьләр буе утырабыз
Интернетта сәгатьләр буе утырабыз

Mediascope мәгълүматларына ярашлы, русиялеләрнең 80 проценты һәр көнне интернеттан файдалана. Кече яшьтәгеләр арасында бу күрсәткеч 100 процент тәшкил иткән.

“ВКонтакте” Русиядә иң эре социаль челтәр дип аталган. Ул уртача айлык күрсәткеч буенча 1 урынны били — Русиянең 12 яшьтән зуррак 70 проценттан артык халкы интернетка аена бер тапкыр булса да онлайн керә икән.  Респондентларның 43 проценты “ВКонтакте”га көненә һичьюгы бер тапкыр керә.

Гомумән алганда, русиялеләр социаль челтәрләрдә көненә бер сәгать вакыт үткәрә. Урта яшьтәгеләр (25тән 44 яшькә кадәр) бу вакытның күп өлешен “ВКонтакте”га багышлый. 2023 елның беренче ярты елында Русиянең 83 процент халкы интернетка аена бер тапкыр булса да кергән. 12 яшьтән кечерәкләрнең 100 проценты диярлек  интернетка көн саен керә. 12—24 яшьтәге яшьләр интернетта 6 сәгатькә якын вакыт үткәрә.

Фото:pxhere.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас