+21 °С
Болытлы


Медицина белешмәләрендә бака яфрагының кан агуын туктату, ялкынсынуларга каршы тору һәм яраны төзәтү үзенчәлекләре искә алына. Үсемлек дару матдәләренә бай, атап әйткәндә, аңарда фитонцидлар һәм К витамины бар.
Үләннең бары тик яхшы итеп юып, вакланган яфраклары гына дәвалау көченә ия. Ярага сукмактан әле генә өзеп алынган бөтен яфракны салу өстәмә микроблар порциясеннән башка бер файда да бирми икән.
Фото:fotoxcom.ru