Болар кызыклы!
6 сентябрь 2023, 07:04

Бостанайда археологлар ни эзли?

"Сәхибжамал" кызлары яңа проект булдырды.

Бостанайда археологлар ни эзли?Бостанайда археологлар ни эзли?
Бостанайда археологлар ни эзли?

"Сәхибжамал" кызлары яңа проект булдырды.

 

"Сәхибжамал" төбәк оешмасының күренекле шагыйрә, прозаик, публицист, жәмәгать эшлеклесе Рафига Усманова житәкләгән Борай районы бүлекчәсе иң актив эшләүчеләрдән.

Биредә мәдәни чаралар көндәлек тормыш, Туган тел, туган төяк, якташлар турында даими хәстәрлеккә үрелеп бара. Әйләнә-тирә табигатьне — жир-суны, яшәгән авылларны, ата-бабаларның мәңгелек йорты — зиратларны карарга да, өлкәнәйгәннәрне кайгыртырга да, яшьләрне үз үрнәгендә тәрбияләргә дә форсат табалар, һәркайсы — игътибар үзәгендә.

Быел жәй Борай сәхибҗамалчылары "Сарыкчылык — бәрәкәттә — хәрәкәт" дигән өр-яңа проектны гамәлгә куйды. Халкыбызның борынгы кәсебе — сарыкчылыкны уятуны, халыкны бу эшкә дәртләндерүне, сарык итеннән хәләл ризык әзерләүне алга сөргән бу проект дәррәү хуплап кабул ителде.

Шушы көннәрдә оешма әгъзалары Бостанай авылы курганында бишенче ел инде тикшерү үткәргән Башкортстан һәм Татарстан археологларының гыйльми семинарында катнашты. Чал тарихны бүгенгегә бәйләгән чарада кызыклы фикерләр әйтелде, шигырьләр укылды. Аралашу галимнәр өчен дә, борайлылар өчен дә фәһемле һәм истәлекле булды.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас