Болар кызыклы!
5 сентябрь 2023, 12:01

Кабыгы белән ашаргамы, әллә юкмы?

Кемдер кабыгы белән ашау файдалы дисә, кемдер юк дип бәхәсләшә.

Кабыгы белән ашыргамы, әллә юкмы?Кабыгы белән ашыргамы, әллә юкмы?
Кабыгы белән ашыргамы, әллә юкмы?
Әле яшелчә-җимешләр бер-бер артлы өлгергән вакыт. Рәхәтләнеп сыйланыр чак! Тик менә сыйланганда кайсы яшелчә-җимешне кабыгы белән ашау яхшырак икән дигән сорау туа. Кемдер кабыгы белән ашау файдалы дисә, кемдер, юк дип бәхәсләшә. Бу мәсьәләдә табиб-белгечләр фикеренә игътибар итик.
Яшелчә-җимеш кабыгы - бик мөһим элемент. Һәр яшелчә-җимешнең үзенең үзенчәлеге. Мәсәлән, кыяр кабыгы турында әйткәндә, ул ашкайнату өчен мөһим булган җепселләргә, йөрәк эшчәнлеге өчен кирәкле калийга, бета-каротинга һ.б. туклыклы матдәләргә бай.  Ул кан төерләрен булдырмаска ярдәм итә, эч катудан саклый, сөякләргә һәм күз күрүенә уңай йогынты ясый.  Кыярны кабыгы белән ашаганда аны ашкайнату системасына эшкәртергә ике сәгать вакыт кирәк.  Шуның хисабына кеше үзен шактый вакыт тамагы туйган итеп хис итә. Кабыгын әрчеп ашаганда ашказаны аны ярты сәгать эчендә эшкәртә. Чөнки суга бай кыяр йомшагы тизрәк эшкәртелә. Шуңа күрә кыярны кабыгы белән ашау файдалырак.
Виноград кабыгы, башка җимешләр белән чагыштырганда, антиоксидантларга бай. Аның тагын бер яхшы үзенчәлеге - ул ресвератролга ягъни табигый антибиотикка бай. 
Баклажан йомшагы, кыяр сыман, суга бай. Файдалы элементларының күпчелеге аның кабыгында тупланган. Алар флаваноидлар, җепселләр һәм магний. Яшелчәгә антоцианнар көрән төс бирә, алар исә холестерин дәрәҗәсен киметергә булыша.  
Алма кабыгы тоташ файдадан гына тора. Аңарда эреми торган җепселләр, С һәм А витаминнары күп. Кабыгы белән ашаганда алма кандагы шикәрне нормага китерергә булыша. Тик ашказаны авыруы булганнарга аның кабыгын әрчеп ашарга киңәш ителә. Чөнки алма кабыгы ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындырырга мөмкин. Кабыгын әрчисе килмәгәндә белгечләр алманы пешереп ашарга киңәш итә. 
Помидор кабыгында булган нарингенин исә простата бизләре яман шешен профилактикалый һәм организмындагы ялкынсыну дәрәҗәсен бетерә.
Бәрәңге кабыгы җепселләргә, тимер, С витаминына, фолий кислотасына бай. Бәрәңгене кабыгы белән ашау яхшырак. Моның өчен аны яхшылап юып, бөтен килеш пешерергә кирәк. 
Кишерны дә кабыгы белән ашау файдалырак. Ул А витаминына һәм калий тозларына бай.
Лимон һәм башка цитруслылар кабыгы - пектин чыганагы.  Алардагы эфир майлары стрессны бетерә һәм йокыны яхшырта. Ул шулай ук атеросклерозны профилактикалаучы матдәләргә ия.
Манго һәм башка экзотик җимешләрнең кабыгы белгечләр арасында бәхәс тудыра. Аларның кабыкларында да файдалы матдәләр күп, ләкин аларда пестицидлар сакланып калу куркынычы да зур. Ә менә гранатны кабыгы белән ашарга да ярый. Аның кабыгы С, РР,  Е һәм В төркеме витаминнарына бай.  Моннан тыш, аңарда дуплаучы матдәләр, органик кислоталар, полифеноллар, җепселләр һ.б.-лар бар.
Һәрхәлдә яшелчә-җимешне кабыгы белән ашар алдыннан бик җентекләп юарга кирәк. Шул чакта тыныч күңел белән сыйланырга мөмкин.
 
Фото:mebel-gu.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас