Болар кызыклы!
5 сентябрь 2023, 08:37

Күрше бирсә дә, алмыйм!

Ырым-шырым турында.

Күрше бирсә дә, алмыйм!Күрше бирсә дә, алмыйм!
Күрше бирсә дә, алмыйм!

Ырым-шырым турында.

 

Бу дөньяда дүрт әйберне кулдан-кулга бирергә һәм алырга ярамый, дигән сынамыш бар. Югыйсә, күңелсезлекләр буласын бел дә тор  Нәрсәләр соң алар?  

 

Беренчедән, акча. Бик яхшы мөнәсәбәтләрдә булмаган кеше кулыннан акча алудан аеруча сак булыгыз. Кулдан кулга бирелгән акча аша начар энергия күчәргә мөмкин. Акчаны алмый калдырасы килми, әлбәттә. Моның өчен кешедән акчаны каядыр куюын сорарга була. Мәсәлән, өстәлгә яки идәнгә. Аннары гына алырга.

 

Балдак-йөзекләр белән дә сак булыгыз. Кемдер сезгә үзенең йөзеген киеп карарга тәкъдим итә икән, риза булмагыз. Бизәнгечләр аша кешенең  хәл ителмәс мәсьәләләре  сезгә күчәргә мөмкин, ди им-томчылар.

 

Кемнеңдер кулыннан кисә торган предмет алган кеше үзенең сөйгәне белән мөнәсәбәтләрен “кисеп” куя икән, имеш. Шуңа кеше кулыннан пычак, кайчы кебек әйберләр алмаска тырышырга, ди.

 

Суган — күз яшьләре билгесе ул. Кемнеңдер кулыннан суган алу аның күз яшьләрен, күңелсезлекләрен алу белән чагыштырыла...

 

Фото:

fotoxcom.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас